Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан республика клиник хастаханәсенең баш табибы коронавирус инфекциясеннән ничек котылу турында киңәш бирде

Татарстанның республика клиник хастаханәсенең баш табибы Covid-19 – уникаль инфекция, мондый инфекция әле дөньяда юк иде, дип саный.

«Бу-кан тамырлары инфекциясе, ул үпкәләргә зыян китерми, ә кан тамырларына, аларның эпителияләренә зыян сала. Шуның аркасында катлаулылыклар килеп чыга», – дип билгеләп үтте Рафаэль Шәвәлиев.

Хәзер Татарстан табиблары вирусның ничек үзгәрүен күрә: әгәр элек ул организмга үпкәләр аркылы – иң җиңел ысул белән үтеп керсә, хәзер ул эчәклек аша да үтеп керергә мөмкин, анда ул кан тамырларына урнаша һәм бик озак чыгарыла.

«Хәтта постковидный синдром да бик авыр уза, айлар дәвамында безнең хастаханәдә кайчандыр Covid күчергән пациентлар бар. Һәм без коронавирусның ярты ел, ике-өч елдан соң ничек чагылыш табачагын белмибез әле», – дип билгеләде табиб.

РКХ башлыгы сүзләренә караганда, вакцинация өчен февральдән май аена кадәр иң уңайлы вакыт булган: бу чорда вакциналаштырылган кешеләр авыру баш күтәргәнче  өлгергән.

"Безнең хастаханәдә авыр хәлдәге пациентларның койкаларын арттыру буенча билгеле бер сан бар, чөнки без бөтен республикадан авыр пациентларны туплыйбыз, аларны безгә китерәләр, һәм авыр пациентлар категориясе артты", – дип билгеләп үтте Рафаэль Шәвәлиев.

Шулай ук баштарак әлеге йогышлы инфекция белән күбрәк өлкән яшьтәгеләр авырса, хәзер яшьләр арасында да авыр авыручылар хәтсез икән. 

Балалар, авырлы хатын-кызлар инфекцияне тагын да авыррак кичерүен хәбәр итте баш табиб. 

Республика халкы прививка ясатып, үз-үзен һәм якыннарын инфекциядән сакларга кирәклеген аңласын иде, диләр медиклар.

Вакцинацияләнгәннәр дә авырый, әмма алар авыруны җиңелрәк кичерә икән. 

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев