Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра

Шимбә көнне, 21 сентябрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) иртәнге 6.00 сәгатьтә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча гадәттәге ярминкәләр эшли башлый. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәр халкы бик көтеп ала, бигрәк тә өлкәнрәк буын кешеләр, аның социаль әһәмияте бик зур.

Искәртеп узабыз, көзге ярминкәләр   14  сентябрьдән  эшли башлады  һәм алар    Яңа  елга  кадәр  атна  саен  булачак.   Шәһәр халкы  Татарстанның  муниципаль районнарыннан  китерелгән     итне, казылык  продукциясен,   үлчәп  сатыла  торган  сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермерлык  продукциясен  кулай  бәяләрдән  сатып  ала алалар.   

Быел халык  үтенече  буенча  “Салават күпере” торак  комплексы   янындагы  "Радужный" сәүдә  үзәге  территориясендә  яңа  ярминкә  мәйданчыгы  оештырылды.  Калган авыл  хуҗалыгы ярминкәләре  мәйданчыкларының  урыннары   шәһәр халкына яхшы  таныш, аларның  урыннары  элеккечә  кала.

Ярминкәләр  электәге түбәндәге   адреслар  буенча  уза: 

– Авиатөзелеш районында:  Ленинград ур., 27 («Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта);

Вахитов районында: Кәрим Тинчурин  һәм Татарстан урамнары киселешендә;

 – Киров районында: Кызыл Кокшай  ур., 150/2 («Җиләкле бистә» сәүдә үзәге каршындагы территориядә),  Батыршин ур., 20 һәм   Ильич ур.,1 йорт, корп.1, (Юдино  пос., “Тимерюлчылар”  мәдәният  йорты алдындагы  мәйданчыкта);

 – Яңа Савин  районында:   Хөсәен Ямашев пр., 71а («Бәхетле» сәүдә үзәге янындагы  мәйданчыкта);

– Идел буе районында: Р.Зорге ур., 66, корп. 1 («Олимп» базары янында);

–  Совет районында:  Аграрный ур., 2 («Казан» агросәнәгать паркының ачык  мәйданчыгында һәм  Липатов ур., 7  (Дәрвишләр поселогында);  

Мәскәү  районында:   Ш.Усманов ур., 1 (Энергетиклар  һәм  Ш.Усманов  урамнары  ягыннан  Мәскәү базары  янындагы  мәйданчыкта);

 Зеленодольск районының  Октябрьский поселогында: “Яңа  Тура” сәүдә-ярминкә  комплексында.

Моннан  тыш,  Казанда  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  сату  чатыр  корылган   мәйданчыкларда  оештырыла. 

 “Авыл  хуҗалыгы ярминкәләре   - фермерларга  һәм халыкка  ярдәм  итү  өчен  бик  мөһим чара,  чөнки    фермерлар  үзләре  җитештергән  продукцияне сата  алалар, ә халыкның   аларны  кулай  бәяләрдән сатып  алу  мөмкинлеге  бар, - дип әйтте   Николай Титов, - шуңа  күрә  без  бу  эшне  дәвам  итәчәкбез».

Гадәттәгечә, министрның  беренче  урынбасары  шәхсән  үзе  шимбә  көнне  Казан ярминкәләренә  чыгачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев