Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Халыкара авыл яшьләре конгрессында катнашырга чакыра

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Халыкара авыл яшьләре конгрессы аылуы турында хәбәр итә. Анда катнашуга Татарстан һәм Россия авылларыннан 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр чакырыла.

Конгресста  Россия  Федерациясе   субъектлары  һәм дөньяның  башка  илләре авыл  яшьләренең 200дән артык  вәкиле катнаша.       Конгресс авылда  яшьләр  сәясәтен  үстерү белән шөгыльләнүче инициатив яшьләр, яңа  эш  башлаучы  эшкуарлар, җирле  үзидарә  органнары  вәкилләре, агросәнәгать комплексының яшь  белгечләре  арасында  авыл  территорияләрен  үстерү өлкәсендә  әңгәмәләр кору, элемтәләр  урнаштыру һәм тәҗрибә алмашу  өчен  уңай  мәйданчык  булачак.  

Чара  2020  елның  6 февраленнән  9 февраленә  кадәр  узачак.  Конгресста  катнашучыларны  теркәү  2020  елның  15 гыйнварында  сылтама буенча  ачыла. 

Аны  Татарстанның  Аграр  яшьләр берләшмәсе  оештыра.   Проект  Граждан җәмгыятен үстерү буенча  президент  грантлары  фонды һәм Татарстан  Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә  уздырыла.  

Конгрессны  уздыру  чорында  яшәү,  ашау-эчү, мәдәни-ял итү һәм мәгариф программасы кабул  итү  ягы (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре) акчалары  исәбенә тәэмин  ителә, уздыру  урынына  кадәр  килү  чыгымнарын  җибәрүче  як  түли.    

Тулырак мәгълүматны  8(843)221-75-97 телефоны    яисә  amo-rt@mail.ru электрон почтасы  аша  алырга  мөмкин. 

 Конгресс  Программасы

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев