Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елда «Яшьләрнең социаль-икътисадый инициативалары» Гомумроссия иҗтимагый берләшмәләр берлеге яшьләрнең авторлык проектларына һәм мәгариф өлкәсендәге проектларга «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсын уздыра.

Конкурс ике  яшь   категориясендә  уздырыла:  14 яшьтән 17 яшькә кадәрге һәм   18 яшьтән 35 яшькә  кадәрге яшьләр арасында.    Һәр катнашучы  игълан ителгән номинация  кысаларында  бер  яисә  берничә  проект  тапшырырга  тиеш.  

Конкурс  дүрт  этапта уздырыла.

Беренче  яшь категориясе  өчен:

1 этап -  2019 елның  1 декабреннән  2020  елның  24 февраленә  кадәр  - Конкурста    катнашуга    заявкалар  кабул  итү;

2 этап -  2020 елның  25 февраленнән  1  апреленә  кадәр  - проектларга  читтән торып    экспертиза  уздыру һәм  кара-каршы  утырып сөйләшү  (очный)  этабында  катнашучыларны  билгеләү; 

3 һәм 4 этаплар -   2020 елның  ноябре  - "Артек" халыкара  балалар  үзәгендә  проектларны  презентацияләү, яклау  һәм  кара-каршы  утырып сөйләшү  (очный)  этабында  катнашучыларны  бүләкләү  тантанасы.   

Икенче яшь  категориясе өчен:

1 этап - 2019 елның  1 декабреннән  2020  елның  24 февраленә  кадәр  - Конкурста    катнашуга    заявкалар  кабул  итү;

 2 этап -  2020 елның  25 февраленнән  1  апреленә  кадәр  - проектларга  читтән торып    экспертиза  уздыру һәм  кара-каршы  утырып сөйләшү  (очный)  этабында  катнашучыларны  билгеләү; 

 3 этап – 2020 елның  1 апреленнән  6 июненә  кадәр  - очный  этапта  катнашучылар  федераль кара-каршы  утырып сөйләшү  (очный) буенча      чарада  проектларын презентациялиләр һәм яклыйлар.

4 этап – 2020   3 июненнән  6 июненә  кадәр   - Петербургта   халыкара  икътисадый  форум  мәйданчыгында  конкурста  җиңүчеләрне бүләкләү  тантанасы.

 Мисал өчен, “Минем авылым”   номинациясе кысаларында  Россиянең авыл  территорияләрен үстерү, авылларның  һәм тарихи  җирлекләрнең  мәдәни-тарихи мирасын саклап калу  өлкәләрендәге  проектларны  гамәлгә ашыручы  яшьләрнең  катнашуы  күздә тотыла.  

Конкурста  катнашуга  заявкалар  2020 елның  24 февраленә  кадәр  кабул ителә.   Конкурсның шартлары  турындагы  тулырак мәгълүмат  белән      сайтта  танышырга  мөмкин:   www.moyastrana.ru. Конкурста  катнашу  турындагы  өстәмә  мәгълүматны  телефоннар  аша  алырга  була:   +7 (499) 993-72-23, +7 (926) 469-62-17 (элемтәдә - Турлаков Дмитрий Геннадиевич), шулай  ук    электрон  почта аша  да  мәгълүмат  алырга  мөмкин:   orgkomitet@moyastrana.ru.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев