Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Тукай районы фермерларын авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча очрашуларга чакыра

17 һәм 18 сентябрьдә Татарстанның Тукай районында Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләре районның шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы кешеләре, фермерлар һәм авыл эшкуарлары белән очрашулар уздыра.

Очрашулар   барышында  кече  эшкуарлык субъектлары  һәм  кече  хуҗалыклар  өчен  дәүләт ярдәме  чаралары  аңлатылачак.  Урыннарга  чыгуның  максаты  шулай  ук  кооператив партнерлыкның      мөмкин булган  схемаларын  булдыру өчен  муниципаль районны  өйрәнүдән    гыйбарәт.   

Чара  нәтиҗәләре  буенча  район  җирлекләре  кысаларында  районның  эшлекле  активлык  рейтингы  билгеләнәчәк.      

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тагын  шуны  искәртеп уза, авылда  эшкуарлык  һәм авыл кооперациясе  мәсьәләләре  буенча «Татарстан  Республикасында  авыл хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү буенча компетенцияләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенә  (843)221-77-40, (843)292-07-59 телефоннары аша  һәм  цкскрт.рф сайты  буенча  мөрәҗәгать  итәргә  мөмкин.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев