Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Россия инновацион үсеш лидер-төбәкләре өчлегенә керде

«Югары икътисад мәктәбе» экспертлары фикеренчә, республикада инновацион эшчәнлекнең иң яхшы социаль-икътисади шартлары булдырылган.

Татарстан «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университеты тарафыннан әзерләнгән Россия төбәкләренең инновацион үсеше рейтингында икенче урынны алды. Бу хакта ТАССта узган матбугат конференциясендә Статистик тикшеренүләр һәм белем икътисады институты директоры Леонид Гохберг хәбәр итте.

«Әлеге рейтингның төп интригасы - алтынчы рейтинг лидерлары, монда топ-10 төбәк тәкъдим ителгән. Алар - Мәскәү, Татарстан, Санкт-Петербург, Томск, Түбән Новгород, Мәскәү, Свердловск, Новосибирск, Чиләбе һәм Калуга өлкәләре», – дип санап китте Гохберг. Аның сүзләренчә, рейтинг топына Россиянең цифрлы икътисады үсешендә мөһим роль уйнаучы төп төбәкләр кергән.

Институт директоры төп рейтингтан тыш, инновацион эшчәнлекнең социаль-икътисади шартлары, фәнни-техник потенциалы, инновацион эшчәнлек, экспорт активлыгын бәяләү, инновацион сәясәт сыйфатын бәяләү күрсәткечләренә нигезләнгән биш махсус рейтинг формалаштырылуын әйтте.

«Югары икътисад мәктәбе» тикшеренүе нигезендә, инновация эшчәнлегенең иң яхшы социаль-икътисади шартлары Мәскәү, Татарстан һәм Санкт-Петербургта урнашкан. Чечен Республикасы, Ненец автономияле округы һәм Дагыстан Республикасы аутсайдерлар булып санала.

Элегрәк Татарстан «Рейтинг» РИА фаразы буенча 2018 ел нәтиҗәләре нигезендә «Россия Федерациясе субъектларының фәнни-технологик үсеше индексы» топ-өчлегенә кергән иде.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar/news

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев