Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан сатып алынган авыл хуҗалыгы техникасы саны буенча Россиядә лидер булды

Республиканың техниканы модернизацияләү буенча уңышларын Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы билгеләп үтте.

Татарстан быел сатып алынган авыл хуҗалыгы техникасы саны буенча Россиянең башка регионнары арасында, шулай ук ташламалы кредитлау һәм авыл хуҗалыгы техникасына лизинг программалары буенча алда бара. Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы киңәшмәсендә әйтелде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Ел башыннан Татарстанда 2350 авыл хуҗалыгы техникасы, шул исәптән 410 трактор, 187 ашлык җыю һәм 53 азык җыю комбайны, 1,7 меңнән артык башка авыл хуҗалыгы машинасы һәм җайланмасы сатып алынган. Алынган тракторларның яртысына якыны - энергия куәте көчле, ягъни 250 ат көчле.

«Ташламалы лизинг продуктлары һәм техник яктан коралландыру республика программасы, аның буенча техника бәясенең 40%ы субсидияләнде, башлангыч һәм агымдагы лизинг түләүләре авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту өчен сизелерлек стимул бирде», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү нәтиҗәсендә Татарстанда соңгы биш елда 100 га чәчүлеккә энергия белән тәэмин ителешне 154тән 172 ат көченә арттырырга мөмкин булды, бу, шул исәптән, агымдагы елда гектарга 8 ат көче.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев