Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан студентлары Рөстәм Миңнехановтан транспортка билет сорый

Студентлар ашханәләрдә туклануны оештыруны яхшырту һәм тулай торакларда уңайлыкларны арттыру мөмкинлеген карауны да сорый.

Казанда югары һәм махсус урта уку йортларында укучы меңләп студент сигезенче тапкыр узучы Татарстан студентлары конгрессында катнашты. Татарстан студентлары конгрессы йомгаклау пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшьләрнең тәкъдимнәрен тыңлады. Студентлар Рөстәм Миңнехановтан транспортка билет, ашханәләрдә туклануны оештыру процессын яхшырту һәм тулай торакларда уңайлыкларны арттыру мөмкинлеген карауны сорый.

VIII Конгресс студентов Республики Татарстан

“Бирегә нигә чакырганыгызны бик яхшы аңлыйбыз - безгә якындагы ике елга өй эше бирәчәксез. Без аны максималь рәвештә игътибар белән караячакбыз һәм сезнең белән бергә үтәячәкбез”, - диде республика башлыгы студентларга мөрәҗәгать итеп.

VIII Конгресс студентов Республики Татарстан

“Резолюциягә без республикада студентлар тормышын җиңеләйтергә ярдәм итәчәк төрле тәкъдимнәр керттек, - дип сөйләде “Татар-информ” корреспондентына Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндеров. - Мәсәлән, Казанда студентлар өчен юл йөрү билеты булдыру мөмкинлеген карауны сорыйбыз. Хәзер транспорт гранты бар, тик бу проблеманың өлешчә чишелеше генә. Аны даими рәвештә 6 мең студент ала, ә Казанда барлыгы 100 мең тирәсе студент. Шулай ук яшь лидерлар өчен, ипотека бәйгесендә җиңүчеләр фатирларны өстенлекле шартларда ала алуы турында сорау бирдек. Моннан тыш, без студентлар ашханәләрендә туклануны оештыру процессын яхшыртуны һәм тулай торакларда уңайлыкларны арттыру мөмкинлеген карауны да сорый. Болар барысы да чит шәһәрләрдән студентларның Казанга укырга килүенә этәргеч булып торачак”.

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев