Татарстан студентлары үз стартаплары өчен 1 млн сумлык грант алырга мөмкин
Инновацияләргә ярдәм фонды «Студентлар стартабы» конкурсының алтынчы сезоны башлануын игълан итте.
Быел Россия югары уку йортларының 2,5 мең студенты һәм аспиранты 1 млн сум күләмендә грант алачак. Гаризалар 20 майга кадәр кабул ителә. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
2025 елдан катнашуга гаризаны фәнни оешмаларның ординаторлары һәм аспирантлары бирә ала.
Конкурс катнашучыларның фәнни һәм технологик тикшеренүләренә нигезләнгән, коммерцияләштерү мөмкинлеге булган проектларга юнәлдерелгән.
Проектлар 7 юнәлештә кабул ителә: «Цифрлы технологияләр», «Медицина һәм сәламәтлек», «Яңа материаллар һәм химик технологияләр», «Яңа приборлар һәм җитештерү технологияләре», «Биотехнологияләр», «Ресурсларны сак тота торган энергетика», «Креатив индустрияләр».
Гаризаны Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Рособрнадзор) аккредитациясе, Фонд белән гамәлдәге килешүе булмаган һәм моңа кадәр «Студентлар стартабы» программасы буенча грант алмаган югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары бирә ала.
Гаризаны конкурс сайтында рәсмиләштерергә һәм бирергә мөмкин. Гаризалар 2025 елның 20 маена 23.30 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Өч ел эчендә Фонд тарафыннан «Студентлар стартабы» программасының 5 чираты буенча сайлап алу уздырыла. Татарстан Республикасыннан 4518 гариза бирелгән, ә 734 кеше җиңүче булган.
Яшьләргә ярдәм итү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-studentlary-uz-startaplary-ocen-1-mln-sumlyk-grant-alyrga-momkin-5904214
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев