Саба таңнары

Татарстан сувенирларын Кытай ясый

Туристлар күпләп йөри торган Бауман, Кремль, «Кол Шәриф» мәчете янында урнашкан сувенирлар кибетендә күзләр камаша. Монда нинди генә әйбер юк: милли бизәкләр белән ясалган татар түбәтәе дә, чәк-чәк, талкыш кәләвә кебек тәм-томнар да, Татарстан, Россия флаглары да, хәтта шул ук түбәтәй кигән Путин сурәте дә бар. Бәяләре, нинди ноктага юлыкма,...

Туристлар күпләп йөри торган Бауман, Кремль, «Кол Шәриф» мәчете янында урнашкан сувенирлар кибетендә күзләр камаша. Монда нинди генә әйбер юк: милли бизәкләр белән ясалган татар түбәтәе дә, чәк-чәк, талкыш кәләвә кебек тәм-томнар да, Татарстан, Россия флаглары да, хәтта шул ук түбәтәй кигән Путин сурәте дә бар.
Бәяләре, нинди ноктага юлыкма, бер тирәдә чайкала. Төрле сурәтләр белән бизәлгән касәләр - 250 сум, магнитлар 60-150 сумга кадәр, матур орнамент белән бизәлгән тәлинкәләр, зурлыгына карап, 150-600 сум. Сыйфатлары бәясенә карап. Күзгә күренеп торган Кытай «подделка»сы да, күңел җылысы биреп кулдан эшләнгән әйберләр дә бар монда. Ләкин Татарстан Республикасы Кәсепчеләр Палатасы идарәсе рәисе Нури Мостафаев белдергәнчә, чит илдән кертелгән товарлар, республика осталары үзләре җитештергән сувенирлар белән чагыштырганда, күпкә азрак.
- Бездә хәзер якынча 10 процент сувенир продукциясе генә Кытайдан кертелә, калган 90 проценты - үзебездә җитештерелгән товар. Кытай товарлары күбрәк вак-төяк, штампланган, очсыз күпләп сату үзәкләре өчен ясала. Автор үз куллары белән эшләгән оригиналь хезмәтләрне аеру авыр түгел. Катлаулы, кабатланмас әйберләрдә авторның шәхси тамгасы яки сувенир оешмасы эшләгән фирма исеме языла, - ди Нури Мостафаев.
- Хәер, бәясенә кызыгып, туристлар арасында Кытай товарларын алып кайтып китүчеләр дә байтак. Андый товарлар осталарга да, сату‑алу эшенә дә шактый зыян сала. Ләкин безнекеләрнең көндәшлек тудырырдай кодрәтләре бар.
Осталар катнашкан бөтен чараларны да без җитәклибез. Иң яхшы осталарны регионара, бөтенроссия күргәзмәләренә җибәрәбез. Аларның бөтен чыгымнарын да дәүләт каплый. Хәзер Президент та халык кул эшләрен үстерү яклы, татарлар күпләп яши торган төбәкләргә аның инициативасы белән төрле күргәзмәләр оештырыла, - ди Нури Мостафаев.
Татар читекләрен Нидерландта да яратып кияләр
Рөстәм Емилеев татар милли аяк киемнәре тегү өлкәсендә әле икенче елын гына эшләсә дә, инде Казанның бер мәшгуль сәүдә нокталарында үз кибетен булдырырга өлгергән. Сатып алучыларга продукцияне дә шунда ук җитештерә. Моңа кадәр озак еллар аяк киеме ремонтлау өлкәсендә эшләгән. Ә читекләр тегәргә аңа остазы Айрат Солтанов өйрәткән.
Үз эшен башлап җибәргәндә, Рөстәм алдына эшче көчләр булмау проблемасы килеп баса. Шуңа да ул үзенә‑үзе укучылар җыя башлый.
- Кырыкка якын кешене бушлай өйрәтеп чыгардым. Ләкин аларның бик азы гына бу өлкәдә эшкә калды. Читек тегү сәләте бөтен кешегә дә бирелмәгән, - ди оста.
Җитештерү эшчәнлегендә аяк чала торган әйберләр барын да яшермәде оста. Әйтик, эш башлаганда, гади орчык эзләп кенә дә шактый вакытын сарыф иткән икән ул. Ахырда Пермь якларыннан кайтарткан.
Тәҗрибәле оста тирене кул белән тотып карауга ук сыйфатына бәя бирә ала. Күн, яхшы бизәкләр килеп чыксын өчен, иң беренче чиратта йомшак, тыгыз булырга тиеш икән. Калынлыгы да 1,2-1,4 мм дан артмаса яхшы. Рөстәм сатып аласы күнен тартып карауга ук нинди икәнен белә икән, сыйфатсыз күннең буяулары шунда ук коела, ди ул. Аяк киемнәре өчен материалны бары тик мөгезле эре терлек тиресеннән генә ала.
Дөрес, кәҗә белән сарык тиресеннән дә читекләр тегәләр. Ләкин алар тиз туза. «Күнне Италия белән Төркиядән кайтартам. Үзебезнең җитештерүчеләр арасында да сыйфатлы күн сатучылар бар, ләкин алар күпләп сата, ә безгә андый күләмдә кирәкми. Эшмәкәрләр белән заводлар арасында эш җайланып бетмәгән әле», - ди Рөстәм.
Читекләрнең бәясе кыйммәт, Кытай аяк киеменә ияләшкән гади халык өчен бигрәк тә. Моны хуҗа товарның үзкыйммәте югары булуы белән аңлата. Хуҗаның читекләре 9 меңнән 30 меңгә кадәр. Бу аяк киемендә күпме бизәк куллануга һәм читек кунычының зурлыгына бәйле. Чүәкләре - 2600, ә татар бизәге чигелгән сумкалары - 4 мең.
Ни гаҗәп, күп очракта читекләрне туристлар түгел, ә җирле халык сатып ала икән. Чит илләргә бүләккә дә җибәрәләр. Шулай берничә читек Италия, Франциягә киткән. Сумкаларын Панама, Нидерланд якларында асып йөриләр.
Әтәчкә «пинетка», эткә «жилән»
Юлия белән Наил Галиуллиннар гаиләсе 90 нчы елларда нинди эшкә генә тотынып карамаган. Баштарак кайры туннар да, камзуллар да теккәннәр. Ләкин зур әйбер җитештереп сату авыр дип, башмакларга күчкәннәр. Үзлегеннән өйрәнеп киткән эштә куллары тиз шомара, бүгенге көндә гаилә 50 төрле аяк киеме җитештереп сата.
Аяк киемнәрен алар сарык тиресеннән, йомшак күннән ясый. Алар өчен сыйфат - иң мөһим күрсәткеч, шуңа да бөтен әйберне бары тик кул белән генә башкаралар.
Галиуллиннарның җитештергән башмаклары матурлык ягыннан гына түгел, ә сәламәтлеккә файдалы булулары белән дә аерылып тора. Йон - авыртуны баса, төрле ялкынсынулардан файдалы. Артрит, артроз, ревматизм, подагра, остеохондроз, аллергия, бронхиаль астма кебек авырулар белән интегүчеләр өчен дә чын дәва.
Әйберләрнең бәясе дә җитештерелгән материалына карап билгеләнә. Мәсәлән, башмаклар 500 сумнан алып, ә күннән тегелгән жилетлар 2000 сумнан алып сатыла икән.
- Никадәр тырышып эшләсәң дә, Казандагы сатып алучыга ярап булмый. Милли бизәкләр - читтән килүчеләргә тансык. Шуңа да төп сатып алучыларыбыз - туристлар. Махсуслашкан ярминкәләрдә дә сату‑алу эшләре уңышлы бара. Анда синең эшне аңлыйлар, хезмәтеңә бәя бирә беләләр, - ди әти‑әнисе эшен дәвам итүче уллары Динар.
Башмаклардан кала да, күп әйбер тегә гаилә. Сатып алучылар үзләре дә әллә нинди идеяләр генә биреп тора. Хатын-кызлар киеп йөри торган заманча жилеткалар, намазлыктан алып, этләр өчен милли бизәкле киемнәр, хәтта әтәчләр өчен пинеткаларга кадәр сорыйлар икән.
- Мин һәрвакыт сатып алучы телендә сөйләшергә, аның хәленә керергә тырышам. Клиент белән беркайчан да дорфа сөйләшмим. Яхшы сатучыны алар да истә калдыра. Соңыннан берничә елдан кабат Казанга кайткач, алар тагын минем янга килә бит, - ди Динар.
Динар әле Мәдәният министрлыгыннан грант отып, чигү машинасы алган. Хәзер егет шуны үзләштерү белән мәшгуль. «Татарстан Республикасының иң яхшы ел товары» бәйгесендә катнашып әлеге гаилә лауреат була, ә 2011 елда иң яхшы биш оешмасы арасында «ТР сыйфат буенча ел лидеры» исеменә лаек булалар. Гаиләнең эшләнмәләре Италиягә, Австралия, Германиягә дә киткән. Кытай татарлары аларның башмакларын яратып кия икән.
Галиуллиннарның өч баласы да гаилә бизнесын дәвам итә. Олы уллары инде сату‑алу эшләренә кереп китсә, кызлары дизайнер һөнәрен үзләштерә. Димәк, булачак башмакларның фасоны - аның кулында. Төпчекләре Бәхтияр дә калышмый, әти-әнисеннән башмаклар тегү серләренә төшенә.
Алисә Сабирова
Шәһри Казан

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: