Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан табиблары июль һәм августта Путин түләүләрен алуны дәвам итәчәк

Россия Президенты Covid-19 инфекциясен йоктыручы авыруларны дәвалаган табибларга акчалата түләүне ике айга озайтты. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/

Июль һәм августта Татарстан табиблары Covid-19 инфекциясен йоктырган авырулар белән эшләү өчен өстәмә түләүләр алуны дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

«Сүз яңа түләүләр турында түгел, ә инде булган түләүләрне дәвам иттерү турында бара. Шуңа күрә монда барысы да билгеләнгән тәртип белән булачак, механизм үзгәрмәячәк», — диде ул.

Искәртеп үтик, Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 белән көрәш дәвам итә дип белдергән иде. «Димәк, медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләрне июль һәм август айларына озайту турында карар кабул ителде», — дигән иде ул.

Чыганак һәм фото : https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев