Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан төбәк юлларында ел ахырына кадәр тагын биш метеостанция урнаштырачаклар

Метеорология станцияләре Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә барлыкка киләчәк.

Татарстанда төбәк автоюлларында бу ел ахырына кадәр тагын биш метеостанция урнаштырачаклар. Бу хакта “Главтатдортранс” юлларны һәм күперләрне ремонтлау һәм карап тоту идарәсе башлыгы Зөлфәт Ханмурзин хәбәр итте.



Хәзерге вакытта Татарстанда төбәк автомобиль юлларында 28 метеостанция эшли, дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше. "Тагын биш метеостанция өстәмә рәвештә урнаштырылачак. Ул вакытта төбәк юл челтәренең 90% ы колачланачак - һәр метеостанциянең үз каплау зонасы бар, ул мәгълүмат бирә", - дип ачыклык кертте ул.

Ханмурзин сүзләренә караганда, яңа станцияләр Казан, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә барлыкка киләчәк.



Идарә җитәкчесе, шулай ук, быел «төбәк автомобиль юлларын эксплуатацияләү буенча бөтен эш өчен җаваплы» ситуацион үзәкне яңарту үткәрелүен билгеләп үтте.



"1 декабрьдән диспетчерлык пункты яңа форматта эшли башлады. Модернизация интеллектуаль транспорт системаларын үстерүгә бәйле. Диспетчерлык пункты мәгълүмат күрсәтелгән зур табло белән җиһазландырылган. Монда ГЛОНАСС системасына тоташтырылган метеостанцияләрдән мәгълүмат килә", - дип ассызыклады ул.

Ханмурзин билгеләп үткәнчә, ситуацион үзәктә тәүлек буе диспетчерлар кизү тора.



Автоматик юл метеостанциясе һава һәм юл өслегенең температурасын, катламнар санын, юл өслегендә реагентлар һәм боз булуын, шулай ук юнәлеш, җил тизлеген һәм башка параметрларны билгели.

Фото: Надежда Гордеева

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X