Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан тормыш сыйфаты буенча Россиянең иң яхшы 5 төбәге арасына керде

Рейтингны Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе җитәкли.

Татарстан Республикасы 2019 елда тормыш сыйфаты буенча төбәк рейтингында дүртенче урынны алды. Бу хакта РИА Новости тикшеренүеннән билгеле булды.

Рейтингны Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе җитәкли. «Алар артыннан Татарстан, Белгород өлкәсе, Краснодар крае, Воронеж, Ленинград һәм Калининград өлкәләре һәм Югра килә», — диелә хәбәрдә.

Экспертлар мәгълүматларына караганда, исемлекнең беренче 10 төбәгендә икътисади үсеш югары дәрәҗәдә. Аларга Россия регионнарының тулаем төбәк продукты, ваклап сату әйләнеше һәм төп капиталга инвестицияләрнең 40 проценты туры килә.

Тикшеренү нигезендә, соңгы урыннарны Төньяк Осетия, Бурятия, Калмыкия, Ингушетия, Алтай Республикасы, Курган өлкәсе, Байкал арты крае, Еврей автономияле өлкәсе, Карачай-Черкесия һәм Тува били.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев