Яңалыклар
                
                        Татарстан туроператорлары Мисыр урынына башка җирләр тәкъдим итә
            
            
                Татарстан аэропортларыннан элегрәк Шарм-эль-Шейх һәм Хургадага атнасына 10нан артык рейс ясала. Мисырга очу туктатылу сәбәпле, республикабыз туроператорлары туристларга Мисыр урынына башка җирләргә барырга тәкъдим итә.
 
- Эш кизү режимында бара. Туристларны һәрвакыт мәгълүмат белән таныштырып торабыз. Мәсәлән, бүген төнге 1дә Шарм-эль-Шейхка очарга тиешле самолет Антальяга оча. Туристларга тиешле категориядәге отельләр...
            
                        
            
            
                Татарстан аэропортларыннан элегрәк Шарм-эль-Шейх һәм Хургадага атнасына 10нан артык рейс ясала. Мисырга очу туктатылу сәбәпле, республикабыз туроператорлары туристларга Мисыр урынына башка җирләргә барырга тәкъдим итә.
 
- Эш кизү режимында бара. Туристларны һәрвакыт мәгълүмат белән таныштырып торабыз. Мәсәлән, бүген төнге 1дә Шарм-эль-Шейхка очарга тиешле самолет Антальяга оча. Туристларга тиешле категориядәге отельләр тәкъдим ителәчәк, - дип белдерде журналистларга ANEX Tour ширкәтенең Казандагы вәкиле Илфат Дәүләтшин.
 
Аның сүзләренчә, Төркиядәге ялга риза булмаучыларга Төркия, Таиланд, Вьетнам, Мексика, Доминиканага бару тәкъдим ителә.
Интертат.ру
             
            Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
            Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
                            
            
            
            
            
                            
    
    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :( 
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса
            
            
            
                            
    
                
            
            
                     
        
Нет комментариев