Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан укучыларын финанс белеменә онлайн укытачаклар

«Финанс белеме буенча онлайн-дәресләр» проектының көзге сессиясе башланды.

Анда 6-11нче сыйныф укучылары, шулай ук Татарстанның һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала. Дәресләр финанс өлкәсендә әйдәп баручы Россия экспертлары катнашында узачак.

Өйрәнү өчен 19 тема тәкъдим ителәчәк. Укытучылар булып Россия Федерациясе Үзәк банкы экспертлары, Россия Финанслар министрлыгы вәкилләре, Россиянең иң эре финанс компанияләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре торачак. Лекторлар вебинарларында шәхси финанс планлаштыру, инвестицияләү һәм иминиятләштерү, салым органнары һәм пенсия системасы белән элемтә, кредит бирү һәм банк кертемнәре үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр. Финанс базарында куркынычсызлык кагыйдәләренә аерым игътибар биреләчәк.

"Финанс белеме нигезләрен балачактан ук салырга һәм укуны бөтен гомер буена дәвам итәргә кирәк. Онлайн дәресләр Татарстанның теләсә кайсы ноктасыннан өлкән сыйныф укучыларына, шул исәптән ерак торак пунктлардан белем алырга мөмкинлек бирә. Мондый укыту мультипликатив нәтиҗәгә ия: алган белемнәре белән укучылар гаиләләре һәм танышлары белән уртаклаша, алар да финанс культурасы дәрәҗәсен күтәрә. Шуңа күрә, укучыларны мөмкин кадәр күбрәк көзге сессиядә катнаштыру мөһим, - дип билгеләп үтә Россия Банкы Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы идарәчесе Марат Шәрифуллин.

Интернет челтәренә керү мөмкинлеге булган теләсә нинди белем бирү учреждениесе онлайн-дәресләргә кушылырга мөмкин. Онлайн-дәреснең кызыклы темасын сайларга һәм проектта катнашуның барлык детальләрен түбәндәге адрес буенча белергә мөмкин: http://dni-fg.ru/

Чыганак: Пресс-служба Отделение – НБ Республика Татарстан Волго-Вятского ГУ Банка России

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев