Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан укучысы Кытайда халыкара математика олимпиадасында алтын медаль яулады

Олимпиадада Сингапур, Филиппин, Макао, Гонконг, Россия, АКШ, Канада, Бөекбритания һәм Австралия укучылары катнашты.

Татарстан укучысы Анна Седова Кытайда халыкара математика олимпиадасында алтын медаль яулады. Бу хакта Татарстан Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан (Идел буе) федераль университетының IT-лицей укучысы Анна Седова Россия җыелмасы составында турнирда катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Россия командасы ике алтын һәм бер көмеш медальгә лаек булды.

Быел China Girls Mathematical Olympiad халыкара математика олимпиадасы 11 - 16 августта Кытай шәһәре Чэндуда узды. Олимпиадада Сингапур, Филиппин, Макао, Гонконг, Россия, АКШ, Канада, Бөекбритания һәм Австралия укучылары катнашты.

  • China Girls Mathematical Olympiad (CGMO) – халыкара математика олимпиадасы. Анда математикадан белемнәре һәм сәләтләре укыту программасыннан югары булган өлкән сыйныф укучылары катнаша. Россия җыелма командасы әлеге олимпиадада һәрдаим катнашып килә.

 

Фото: mon.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев