Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан ветеринарлары Африка дуңгыз чумасының төп билгеләрен әйтте

Россия төбәкләрендә Африка дуңгыз чумасы (АЧС) вирусы очраклары ачыкланганлыктан, Татарстан ветеринарлары кисәтү чараларын күрә.

Африка дуңгыз чумасы Татарстан чикләреннән 15 километр ераклыкта табылган. Шул уңайдан, республика белгечләре дуңгыз асраучыларга профилактика чаралары турында искәртә. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ» агентлыгында Африка дуңгыз чумасының төп билгеләре турында сөйләде.

Ул 16 гыйнварда Самара өлкәсендә Кошки районы урман хуҗалыгында 87 һәм 91нче кварталларда Африка дуңгыз чумасы вирусы ачыкланганын әйтте. «Анда үле кабаннар табылган, алар анда 4-5 ай яткан булырга мөмкин. Лабораториядә тикшергәч, АЧС расланган», — диде. Әлеге вирус, шулай ук, Ульяновск өлкәсендә, Владимир шәһәрендә дә табылган.

Габделхак Мотыйгуллин бу вирус белән дуңгызлардан кала башка хайваннар һәм кешеләр авырмаганын әйтте. Авырып та, исән калган дуңгыз һәм кабаннар үлгәнче вирус йоктыручы булып санала. «Бу вирус йокса, хайваннарның температурасы 41-42 градуска кадәр күтәрелә, 3-7 көн бизгәк күзәтелә, корсак, колаклар, бот арасы, койрык тирәләре я кызара, я зәңгәрләнә», — диде.

АЧС вакытында, шулай ук, эч китү, борыннан кан китү дә булырга мөмкин. Авырый башлагач, гадәттә дуңгыз 5-10 тәүлек эчендә үлә. АЧС вирусы салкын, дымлы һава торышында да тотрыклы саклана, бары тик 70 градуска кадәр термик эшкәртү булганда гына үлә. Инкубация чоры 3 тән 15 тәүлеккә кадәр.

Белгечләр әйтүенчә, вирус киемгә яки аяк киеменә дә ияреп кайтырга мөмкин. Шуңа күрә дуңгызчылык хуҗалыкларына саклану чаралары турында искәртәләр.

Габделхак Мотыйгуллин 2016 елда Татарстанда Нурлат районы Сосновка авылында АЧС вирусы табылган очракны искәртте. Ул вакытта 498 баш дуңгыз яндырып юкка чыгарылган.

Фото: Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев