Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан ветеринарлары көтүгә чыгар алдыннан малларны тикшерә

Буа, Әтнә, Саба, Зәй, Чистай районнарында терлекләрне йогышлы чирләргә каршы вакцинацияләү төгәлләнгән.

Татарстанның кайбер районнарында терлекләрне йогышлы чирләргә каршы вакцинацияләү төгәлләнгән. Район ветеринарлары малларны көтүгә махсус әзерләргә, куркыныч авырулар үтеп кермәсен өчен алдан саклык чаралары күрергә кирәк дип хәбәр итә. Белгечләр кисәтүенчә, көтүлек чорында терлекләр арасында куркыныч йогышлы авырулар артырга мөмкин.

"Буа районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" җитәкчесе Булат Шәкуров, ел саен авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм авыллардагы шәхси хуҗалыкларда терлекләргә вакцинация уздырылуын әйтте. “Көтүгә чыгар алдыннан малларны тикшерәбез, себер түләмәсе (себер язвасы), нодуляр дерматитка каршы укол кадыйбыз. Терлекләрдә лейкоз авыруы еш очрый. Лейкоз - гаять киң таралган чир. Аны булдырмау өчен ветеринария хезмәткәрләре елына ике тапкыр (язын - көтүгә чыкканчы һәм кышын, сентябрь-октябрь айларында) беркетелгән урыннарда сыерлардан кан алуны оештыра. Әгәр сыерда лейкоз ачыклана икән, аны көтүгә чыгару тыела. Без үзебезнең җирлектә вакцинацияләүне тәмамладык, малларда йогышлы авырулар табылмады. Чөнки малларга кагылышлы мәсьәләләрне район газетасында даими яктыртабыз һәм халык арасында аңлату эшләре алып барабыз”, - диде ул.

“Иминлегебез күп очракта үзебездән тора яулык һәркем өчен кирәк. Шуңа күрә шәхси хуҗалыкларга мал табибы килеп керә икән, кешеләр терлекләрне күрсәтүдән, аларга вакцина ясаудан баш тартмасын иде. Йорт хайваннарының сәламәт булуы гаилә иминлеге өчен дә кирәк. Терлекләрегез авырып китә икән, үтәр әле дип тынычланмагыз, тиз арада белгечләргә хәбәр итегез. Малларны бары тик ветеринар белешмәсе булган очракта гына сатып алыгыз”, - дип киңәш итә "Зәй районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" җитәкчесе Фоат Исламов.

Зәй районында да терлекләрне йогышлы чирләргә каршы вакцинацияләү төгәлләнгән. “План буенча барлык терлекләр дә язгы һәм җәйге чорга вакцинацияләү узды. Районыбызның ветеринария берләшмәсе белгечләре мөгезле эре терлекләргә нодуляр дерматит авыруына каршы прививка ясады. Күпләп яңа вакциналар кайтарттык. Шунысы куанычлы, соңгы вакытта йогышлы һәм котыру чире белән авырган терлекләр күзәтелми. Соңгы 3 елда районда лейкоз авыруын булдырмас өчен зур эш алып барабыз. Аксар һәм Кадер авылларында лейкоз белән авырган сыерлар, бозаулар өчен аерым торак булдырдык. Анда бу авыруга каршы профилактик чаралар үткәрәбез”, - диде җитәкче.

"Чистай районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" җитәкчесе Зиннур Шәрипов ветеринарларның алты төрле авыруга каршы профилактик чара үткәргәнен билгеләп узды. “Көтүгә чыгар алдыннан терлекләрне тикшерәбез, бу эшне быел да башкардык. Нигездә, маллар арасында ешрак котыру, лейкоз һәм туберкулез авырулары күзәтелә. Соңгы елларда егышлы авыруларның килеп чыгу очраклары кискен кимеде. Озак еллар дәвамында без түләмә, бруцеллез, лептоспироз, эмкар һәм башка куркыныч йогышлы авырулар буенча тотрыклы иминлекне саклап кала алдык. Алга куелган бурычларны үтәү өчен ветеринария хезмәте тарафыннан төрле дәвалау-профилактика, санитария чаралары уздырыла. Хәзер ветеринария табиблары кулында кирәкле дарулар да, инструментлар да бар. Йогышлы авыруларны булдырмау максатыннан, йорттан йортка йөреп, аңлатулар да алып барабыз. Төрле белешмәлекләр дә таратабыз”, - диде ул.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев