Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан ветеринарлары республикага кош гриппы вирусы керер дип борчыла

“Татарстанга кош-кортның күпчелеге Чувашстаннан кертелә. Шуңа күрә без инфекция Татарстанга да үтеп керер дип ут йотабыз”, - ди Александр Козлов.

Татарстан ветеринарлары республика территориясенә кош гриппы вирусы үтеп керер дип борчыла. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Соңгы арада кош гриппы буенча ситуация күзгә күренеп катлаулана. Бүгенге көндә РФ буенча вируслы 60 пункт теркәлгән. Кызганычка, әлеге вирус күпләп таралган төбәкләр Татарстан чигенә якын урнашкан. 16 июльгә булган соңгы мәгълүматлар буенча, кош гриппы буенча Самарада – 15, Пенза өлкәсендә – 14, Курск өлкәсендә – 7, Саратовта – 4, Смоленскида – 3, Орлов өлкәсендә – 6, Ростовта – 3, Түбән Новгород өлкәсендә – 1 һәм Чувашстан республикасында 7 вирус инфекциясе учагы табылган. Барысы бергә 60 инфекция учагы дигән сүз.

Икътисади яктан да, башка багланышлар буенча да Чувашстан республикасы белән бәйләнешләребез бар. Татарстанга кош-кортның күпчелеге Чувашстаннан кертелә. Шуңа күрә без әлеге инфекция Татарстанга да үтеп керер дип ут йотабыз", - диде Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы эшләр бүлеге башлыгы Александр Козлов.

Александр Козлов сүзләренчә, Чувашстан республикасының Комсомольск районы Кыр Яушы, Батыр районы үзәгендә, Яльчик районы Яльчик авылында, Цивильск районының Яшьләр бистәсендә һәм Цивильск шәһәре территориясендә урнашкан шәхси хуҗалыкларда кош гриппы очраклары теркәлгән.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Чувашстанның тагын ике районында йогышлы вирус килеп чыккан.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев