Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Татарстан – Яңа гасыр” каналы татар телендә камил сөйләшә торган талантлар эзли

Иҗади ярышны оештыручылар конкурска бары тик татар телендәге видеоэшләр генә кабул итүен искәртә.

“Татарстан-Яңа гасыр” талантлар эзләргә кереште – “Яңа гасыр” телеканалында “Талант” дип исемләнгән яңа иҗади конкурс башланды.

Иҗади ярышта җиңүчеләр республиканың төп каналында авторлык программасын трансляцияләү һәм “Татарстан - Яңа гасыр” белән хезмәттәшлек итү мөмкинлегенә ия булачак.

“Талант” конкурсында катнашучыларга яңа телепродукт ясауда үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге бирелә. Яңа тапшыру татар халык тарихы, Татарстан авыллары тарихы, республиканың үткәне һәм хәзергесе, фольклор, төрки халыкларның музыка кораллары белән танышу, иҗади шәхесләр портретлары кебек актуаль темаларны яктыртырга тиеш.

Иҗади ярышны оештыручылар конкурска бары тик татар телендәге видеоэшләр генә кабул итүен искәртә. “Безнең төп бурыч – татар телен пропагандалау һәм популярлаштыру. Конкурста безнең республикада яшәүчеләрдән тыш, Россиянең башка төбәкләреннән, шулай ук ерак һәм якын чит илләрдән дә катнаша алалар”, - дип билгеләп үтте “Татарстан – Яңа гасыр” әдәби музыкаль редакция баш мөхәррире Миләүшә Айтуганова.

Жюри иҗади эшләргә бәя биргәндә, теманың заманча яктыртылуы, милли колорит, грамоталык дәрәҗәсе, креативлык, әдәби татар телен белү, әлбәттә, үзенчәлекле эчтәлеккә игътибар итәчәк, диде ул.

Конкурсның беренче этабы 1 мартта башланды. Ул 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт аралыгында телеканалга конкурс шартларына туры килә торган видеолар җибәрергә кирәк. 1-30 апрельдә узачак икенче турда нәтиҗәләр ясалачак һәм җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Конкурсның шартлары белән “Татарстан – Яңа гасыр” каналының www.tnv.ru рәсми сайтында танышырга була.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев