Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Татарстан яшьләре" баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев вафат

Заманында иң зур тиражга ия булган "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев соңгы айларда яман чир белән авырый иде. Кызганыч, ул куркыныч авыруны җиңә алмады... Күп татар журналистларының остазы булган Исмәгыйль Шәрәфиев белән хушлашу иртәгә 8 сәгать 30 минутта Салмачы бистәсендәге йортында булачак. Ул туган ягы Әтнәдә җирләнәчәк, дип...

Заманында иң зур тиражга ия булган "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев соңгы айларда яман чир белән авырый иде. Кызганыч, ул куркыныч авыруны җиңә алмады...

Күп татар журналистларының остазы булган Исмәгыйль Шәрәфиев белән хушлашу иртәгә 8 сәгать 30 минутта Салмачы бистәсендәге йортында булачак. Ул туган ягы Әтнәдә җирләнәчәк, дип хәбәр иткән "Татар-информ"га кызы Айгөл Шәрәфиева.

Салмачыда адрес - Камышлы ур, 116 йорт.
Сүз уңаеннан, быел "Бәллүр каләм" журналистлар бәйгесенең гран-при бүләге Исмәгыйль Сәлмән улына тапшырылган иде. Аның кызы Айгөлгә сәхнәдә "Лада Калина" автомобиле ачкычын бирделәр. Бүләкне алырга Исмәгыйль абый үзе инде килә алмаган иде...

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев