Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан язучылары яңа елны яңа әдәби мәйданда каршы алды.

2018 елның 2 – 8 гыйнвар көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе паркында , «Паркларда кыш» программасы кысаларында, Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре әдәби мәйдан кордылар.

Яңа ел чыршысы янында Кәнәфи  Бәдигый, Рәфкать Карәми, Рифат Җамал, Рәмис Аймәт, Светлана Грунис, Елена Черняева, Рифат Сәлах, Йолдыз Шәрапова, Ольга Журавлева, Гөлзада Бәйрәмова, Наилә Яхина, Дамир Гыйсметдин, Лилия Газизова, Ләйсән Переведенцева һ.б. чыгыш ясады. Каләм ияләре тыңлаучыларга үз әсәрләрен һәм классикларыбызның онытылмас җәүһәрләрен тәкъдим иттеләр. Иҗатчыларны тыңлап илһамланган тыңлаучылар да микрофон алдына чыкты.

Әдәби мәйданны Татарстан Язучылар берлеге  һәм Татар дәүләт филармониясе оештырды.

 

 

 

 

http://www.sptatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев