Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан зарарлы гадәтләр азлыгы буенча топ-20 төбәккә керде

Төньяк Кавказ республикаларында яшәүчеләрдә зарарлы гадәтләр иң азы.

Татарстан 2019 ел нәтиҗәләре буенча, зарарлы гадәтләргә һәвәс булмаган Россиянең топ-20 төбәгенә керде. Бу РИА Новости үткәргән тикшеренүдән күренә.

Шул ук вакытта, республика 2018 ел белән чагыштырганда үз позицияләрен бераз начарайтты, 11 нче урыннан 14 нче урынга төште.

Зарарлы гадәтләр булмау буенча рейтинг лидерлары гадәттәгечә Төньяк Кавказ республикалары: Чечня, Дагыстан, Ингушетия һәм Кабардино-Балкария республикалары булды. Бу юлы аларга Тамбов өлкәсе дә кушылды.

Аналитиклар фикеренчә, Төньяк Кавказдагы зарарлы гадәтләрнең аз таралышы "әлеге төбәк өчен яшәү рәвеше, кырыс традицияләр һәм халыкның менталитеты аркасында хас".

Мәскәү һәм Санкт-Петербург рейтингта үз позицияләрен 57 нче һәм 70 нче урыннардан 49 нчы һәм 63 нче урыннарга күтәргән. Ил башкаласында яшәүчеләр арасында тәмәке тарту артык популяр, ә Невадагы шәһәр наркотиклар тарату проблемасы белән очраша.

Магадан һәм Сахалин өлкәләре, Хакасия һәм Бурятия халкы элеккегечә зарарлы гадәтләргә аеруча нык бирелгәнлеген күрсәтте. 2019 ел нәтиҗәләре буенча рейтингның соңгы бишлегенә, шулай ук, Амур өлкәсе дә керде.

Рейтингны төзүчеләр аның исәбе вакытында "тәмәке һәм алкоголь куллану, алкоголь һәм наркотик исереклеге хәлендә кылынган җинаятьләр саны, спиртлы эчемлекләр белән агуланудан үлүләр, шулай ук наркотик чаралар һәм аларның аналоглары белән бәйле җинаятьләр саны" кебек факторлар исәпкә алынуын аңлаттылар.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев