Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Татарстан” журналының әдәби премиясе җиңүчеләре билгеле булды

Татарстан авторлары Гадел Хәеров һәм Айгөл Габдрахманова Гран-прига лаек булды.

Бүген “Татарстан” журналының әдәби премия җиңүчеләре билгеле булды.  Бәйге Гран-приен Татарстан авторлары Гадел Хәеров һәм Айгөл Габдрахманова алды.

Церемония награждения победителей литературной премии журнала

Бәйгенең төп призы – китап бастыру. Һәр җиңүче танылудан тыш, авторлык гонорарын да алачак. Яшь язучыларның әсәрләре киләсе елда басылып чыгачак, дип сөйләде “Татар-информ” корреспондентына Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.

“2018 ел планы расланган инде. Хәзер без авторлардан кулъязмалар көтәбез, аннан эксперт советы басманың тиражын билгели, аннан әзерлек эшләре башлана”, - дип аңлатты ул.

Церемония награждения победителей литературной премии журнала

Бәйгедә барлыгы 25 әдәбиятчы катнашкан. Аларның өчесе Россиядән читтә: Казахстанда, Украинада һәм Беларуссиядә яши. Рус телендә 15, татар телендә ун кулъязма кергән. Татар телендәге язмалар хатын-кызлардан, дип билгеләп үтте “Татарстан” журналының баш мөхәррире Татьяна Вафина.

Церемония награждения победителей литературной премии журнала

Бәйге 2017 елның гыйнваренда игълан ителгән була. “Татарстан” журналы аны Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә уздыра. Гран-при рус һәм татар телендәге ике яң яхшы язмага тапшырыла.
 

Фото: Султан Исхаков

Анна Тарлецкая

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Жинучелэрне котлыйбыз!