Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 12.00 сәгатькә «Бердәм Россия» праймеризында 262 мең кеше тавыш бирде

Бүген Татарстанда сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүе уза.

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүендә көндезге сәгать уникегә 262 меңнән артык кеше тавыш бирде. Бу хакта Казанда праймериз ситуацион үзәгендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, парламентта «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта 262 мең сайлаучы тавыш бирде инде. Минемчә, бу бик яхшы күрсәткеч. Без хәтта 2016 елгы алдан тавыш бирү саннары буенча бераз алда барабыз. Кичке сигезгә кадәр сайлау хәзерге вакыттагы кебек үк тыныч узар дип өметләнәбез», — диде Камалтынов.

Ул көндезге сәгать уникегә хисап участокларында 162 мең кеше тавыш бирүен һәм 100 034 кешенең онлайн-форматта тавыш бигәнлеген әйтте.

Бүген Татарстанда сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүе уза. Республикада 557 хисап участогы ачылды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев