Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 16 районда рапс җыюны төгәлләделәр

Татарстанда рапс, бөртеккә кукуруз, көнбагыш, шикәр чөгендере һәм бәрәңге җыю дәвам итә.

Бүгенге көндә Әгерҗе, Алексеевск, Әлки, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Сарман, Чирмешән һәм Чистай районнары игенчеләре рапс җыюны төгәлләде. 141480,4 тонна җыеп рапс җыеп алынды. Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Чүпрәле, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм Тәтеш районнары бу эшне тәмамлап килә. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре нигезендә, ашлыкка кукуруз 0,4 мең гектардан (фаразга карата 1 процент) 2,3 мең тонна җыелган. Көнбагыш 15,7 мең гектар мәйданнан (фаразга карата 13,1 процент)  27 мең тонна җыеп алынган.

Шикәр чөгендере җыю эшләре 10 районда дәвам итә. Бөгелмә районы аграрийлары казуны төгәлләде. Бүгенге көндә 26919 гектар мәйданнан (фаразга карата 55 процент), 1183,2 мең тонна татлы тамыр җыелган, уртача уңыш бер гектардан 439,5 центнер алына.

Бәрәңгене 12 районда – Актаныш, Арча, Балтач, Биектау, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Саба һәм Тукай районнарында алалар. Әгерҗе һәм Минзәлә районнары игенчеләре эшне төгәлләде. 2964 гектар мәйданнан (73 процент) 84282 тонна бәрәңге җыеп алынган, уртача уңыш – бер гектардан 284 центнер.

Республика районнарында башка сезонлы эшләр дә дәвам итә. Аерым алганда, җирләр 1391,7 мең гектар мәйданда эшкәртелгән, бу фаразга карата 77 процент тәшкил итә, шул исәптән 710 мең гектар мәйдан тирәнтен эшкәртелгән. 

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев