Реклама
Казанда 15 сыйныфны бүлгәннәр, Ә Кукмара һәм Әгерҗедә шундый берәр сыйныф бар.
Татарстанда 17 сыйныф бүленгән, аларда 439 бала укый. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләде.
«Бүгенге көндә бүленгән 17 сыйныф бар, аларның 15е — Казанда, берәр сыйныф - Кукмара һәм Әгерҗедә. Республикада карантинга тулысынча ябылган мәктәпләр юк», - диде спикер.
Ул Татарстанда мәктәпләрдә коронавирус таралуның 28 чыганагы күзәтү астында булуын әйтте. Шул ук вакытта соңгы тәүлектә, ОРВИ билгеләре аркасында уку йортына кергәндә иртәнге фильтр аша 75 укучы уза алмаган.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанның 14 югары уку йортында санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу очрагы ачыклануын хәбәр иткән иде.
Фото: архив/Салават Камалетдинов
Чыганак: tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз