Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 2019 елда пенсионерның яшәү минимумы күләме 8232 сумны тәшкил итәчәк

Әлеге сумманы билгеләгән закон проектын парламентның чираттагы сессиясендә кабул итәргә дигән тәкъдим белән Социаль сәясәт комитеты чыгачак.

Депутатлар 2019 елда Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы күләмен 8 232 сум дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим итте. Бу хактагы закон проекты ТР Дәүләт Советының чираттагы сессиясендә кабул ителер, дип көтелә. Бүген әлеге закон проектын парламентның Социаль сәясәт комитеты утырышында тикшерделәр. Комитетның рәисе Светлана Захарова ачыклык керткәнчә, республикада пенсионер кешенең яшәү минимумы күләмен билгеләүнең максаты – пенсиягә федераль социаль өстәмә түләүләр күләмен билгеләү өчен кирәк. Моны, гомумән, илдәге һәр субъекттан “Россиядә яшәү минимумы турында”гы закон таләп итә. Субъектлар ул законны 1 ноябрьгә кадәр кабул итәргә тиеш. Социаль сәясәт комитеты утырышында ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, хисап тотып, 2019 елга билгеләнгән 8 232 сум 2017 һәм 2018 еллардагы күрсәткечләргә тәңгәл килүен хәбәр итте. Шул ук вакытта ул: “2019 елга билгеләнгән сумма быелның II кварталындагы фактик күрсәткечләрдән – 14,7 процентка һәм фаразланган минимум күләменнән 10,8 процентка күбрәк”, – диде. 2018 елда пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү билгеләү өчен, Россиядә пенсионерның яшәү минимумы күләме 8 726 сумны тәшкил итә (быелның I кварталында – 8 269 сум, II кварталында, – РФ Хезмәт министрлыгы боерыгы проекты буенча, 8 583 сум). 2019 елга 8 586 сум күләмендә фаразлана. “Татарстанда билгеләнәчәк 8 232 сум федераль дәрәҗәдә фаразланган суммадан артыграк түгел, шуңа күрә республика бюджетыннан өстәмә чыгымнар таләп итми”, – дип өстәде министр урынбасары. Социаль сәясәт комитеты әгъзалары закон проектын шушы эчтәлектә хуплады. Светлана Захарова парламентның чираттагы утырышында аны депутатларга беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итәчәген әйтте.

 

Фото: архив/Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев