Татарстанда 2024 елда имин булмаган гаиләләрдән 300дән артык бала ярдәм алды
2025 елдан Россия Федерациясендә «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, аның нигезе – гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гаилә институтын үстерү һәм балаларны тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыру.
Татарстанда әлеге максатларга ирешүгә юнәлдерелгән проектлар һәм программалар актив рәвештә гамәлгә кертелә. Мәсәлән, 2024 елның июленнән Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды ярдәмендә 2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру башланды. Әлеге комплекс кысаларында республиканың 20 муниципаль районы һәм шәһәр округы территориясендә чаралар үткәрелә.
Әлеге проект балаларны мәрхәмәтсез мөгамәләдән, көч кулланудан, криминалдан яклау системасын камилләштерүгә, шулай ук катлаулы тормыш хәлләрендә калган балаларга һәм гаиләләргә ярдәмне арттыруга юнәлдерелгән. Аның төп катнашучылары – үз-үзенә кул салырга омтылган балалары булган гаиләләр, хәрби хәрәкәтләр зоналарыннан килгән балалы гаиләләр, балигъ булмаганнарга карата көч кулланган, ата-аналар үз бурычларын үтәмәгән һәм балигъ булмаганнар үзләре деструктив тәртипкә тартылган гаиләләр. Моннан тыш, әлеге проектның игътибар зонасына балигъ булмаган балалары булган, үз туганнары һәм якыннары тарафыннан көчләү һәм рәхимсез мөгамәлә куркынычы барлыкка килеп, социаль куркыныч хәлдә булган хатын-кызлар, шулай ук көчләү һәм рәхимсез мөгамәлә кичергән балигъ булмаганнар керә.
«Проект 2024 елдан гамәлгә ашырыла. Арадаш нәтиҗәләр ясасак, проект белән 308 бала колачлаган дип әйтергә була, аларның 215 – рәхимсез мөгамәлә кичергән, 40 – үз-үзенә кул салырга омтылган, 18 – башкаларга карата деструктив тәртип күрсәткән. Колачланган ата-аналар саны 400 кеше тәшкил итте – бу әлеге балалар тәрбияләнә торган гаиләләр», – дип сөйли Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева.
Проектның төп бурычы – ата-аналар һәм балалар гаиләдәге авыр тормыш хәлләрен җиңеп чыга алсын өчен тиешле шартлар тудыру, аларга балалар–ата-аналар мөнәсәбәтләрендә балансны торгызырга ярдәм итү.
«Проект уңышлы тормышка ашырылсын өчен, проектта катнашучы учреждениеләр базасында, комплекслы үзәкләр һәм социаль приютларда, кыен хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итүче яңа сервислар барлыкка килде. Беренчедән, татулашу һәм дуслашу кабинетлары булдырылды – бу медиатив сессияләр һәм консультацияләр уздыру өчен махсус җиһазландырылган бүлмәләр, алар гаиләдәге низагларны балалар арасында гына түгел, ә ата-аналар арасында да хәл итүгә юнәлдерелгән. Шул ук вакытта мондый кабинетларга дәресләргә гаиләнең аерым бер әгъзасы да, бөтен төркем дә килә ала – белгечләр балалар һәм ата-аналар белән бергә эшли, аларга бер-берсен ишетергә һәм яхшырак аңларга, килеп туган проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә, – дип аңлата министр урынбасары. – Икенчедән, уен терапиясе кабинетлары ачылган. Бу травматик вакыйгалар кичергән балалар белән психокоррекция дәресләре үткәрү өчен уен җиһазлары һәм материаллар белән җиһазландырылган киңлекләр. Ягъни мондый кабинетларда метафорик карталар, психологик уеннар кебек төрле технологияләр кулланыла. Алар барышында ата-аналар да, балалар да балаларга эмоциональ ярдәм күрсәтү күнекмәләрен үстерәләр, балага ярдәм итә торган әйләнә-тирәлекне формалаштыралар, шуның нәтиҗәсендә балигъ булмаганнарның рәхимсез мөгамәлә яки ниндидер җинаятьчел янаулар нәтиҗәсендә барлыкка килгән куркулары һәм проблемалары китә».
Юлия Абдреева билгеләп үткәнчә, учреждениеләрдә шулай ук гаиләләреннән алынган һәм социаль оешмаларда социаль тернәкләнү узучы балалар белән эш алып барыла. Эмоциональ проблемаларны, эзәрлекләү һәм балага карата рәхимсез мөгамәлә очракларын ачыклау максатыннан тәрбияләнүчеләрне тикшерү өчен, махсус психодиагностика җиһазы сатып алынган. Бу җиһазландыру ярдәмендә, министр урынбасары сүзләренчә, буллинг һәм рәхимсез мөгамәлә очраклары ачыкланган. Белгечләрнең алдагы эше мондый проблемаларны бетерергә һәм баланың эмоциональ халәтен яхшыртырга мөмкинлек бирә.
«Безнең учреждениеләр базасында кертелә торган яңа технологияләрне гамәлгә ашыру өчен безнең социаль хезмәткәрләр Пермь краенда да укыдылар, анда балигъ булмаган җинаять корбаннарына һәм психоэмоциональ травма алган балаларга ярдәм күрсәтү буенча махсуслаштырылган курслар тыңладылар. Бүген Казанда урнашкан халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психоэмоциональ травмалары булган балаларга ярдәм күрсәтү буенча төбәк терәк мәйданчыгы булып тора», – дип аңлата Юлия Абдреева.
Проектны гамәлгә ашыру 2025 елда да дәвам итәчәк. Лаеш, Әлмәт һәм Лениногорск районнарында, шулай ук Яр Чаллыда яңа социаль сервислар – яңа туган балаларның ата-аналары өчен социаль прокат пунктлары кертелер дип планлаштырыла. Прокатка кечкенә яшьтәге балалы гаиләләр өчен беренчел кирәкле әйберләр: коляскалар, караватлар, ходункилар, балалар өчен уенчыклар биреләчәк.
Шулай ук проектны гамәлгә ашыруга җәлеп ителгән учреждениеләр ата-ана компетенцияләрен үстерүгә һәм гаиләдә барлыкка килә торган проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән «Гаилә әлифбасы» программасын кертү хисабына методик базаны яхшыртачак һәм сенсор бүлмәләр өчен җиһазлар алачак.
«2025 елда без проектта тагын 423 бала һәм 495 ата-ана катнашыр һәм белгечләребездән квалификацияле ярдәм алыр дип планлаштырабыз», – дип йомгаклады министр урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев