Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 28 торак пунктны каты өслекле юллар белән тоташтырачаклар

Татарстанда 559 торак пунктта каты өслекле юллар юк.

Татарстанда 28 торак пунктны каты өслекле юллар белән тоташтырачаклар. Бу хакта Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасы үтәлешен контрольдә тоту комиссиясенең уртак утырышында билгеле булды.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин Татарстанда барлыгы 3 мең 76 торак пункт исәпләнүен, шуларның 559ында асфальт юллар һаман булмавын әйтте. Аның сүзләренчә, быел 28 торак пункт арасында яңа юл салыначак. Аның гомуми озынлыгы - 69,4 км. Авылларның 20сендә юл төзү эшләре федераль бюджет хисабына башкарылачак.

Былтыр исә республикада 27 торак пункт арасында 88,7 км озынлыкта каты өслекле юл салынган. 2011 елдан бирле 402 торак пункт асфальт юл белән тоташтырылган. Артем Чукин әйтүенчә, авыллар эчендә дә юлларны тәртипкә китерү буенча эш бара. Бу эшләр өчен акча муниципаль юл фондларыннан күчә. Быел бу 872 млн сум тәшкил итә. “Бу акчалар торак пунктлар эчендә якынча 150 км юлны тәртипкә китерергә мөмкинлек бирәчәк”, - дип белдерде ул.

Утырышта катнашучылар авыл җирлекләрен үстерү буенча программаларның сүлпән булуын билгеләп үттеләр. Авыл территорияләрен үстерү буенча башка критерийларны кертергә, бу мәсьәләне киңрәк куярга кирәк, диючеләр булды.

Комитет рәисе Таһир Һадиев авылның көндәшлелек сәләте индексы ни дәрәҗәдә булуын ачыклау өчен, социаль тикшеренү үткәрергә кирәклеген белдерде.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X