Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 400дән артык IT-компания дәүләт ярдәменә дәгъва итә алачак

"Цифрлы икътисад" илкүләм проекты кысаларында Россия Хөкүмәте - җитештерүчеләргә якынча 20 млрд сум бүлеп бирәчәк.

Татарстанның 400дән артык IT-компаниясе һәм стартаплары дәүләт ярдәменә дәгъва итә алачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында ТР саннар министры урынбасары Радик Гыйсмәтов сөйләде. «Республиканың 400дән артык компания.

Бер үк вакытта стартапларга да ярдәм итәчәкләр дип күрсәтелгән. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында стартаплар өчен уңай шартлар тудырылган, һәм аларның саны даими арта бара, шуңа күрә аларны санау бик кыен. Сайлап алуның төгәл критерийлары билгеләнү белән, командалар белән коммуникация системасы безгә дәүләт ярдәме таләп ителә торган стартаплар санын оператив аңларга мөмкинлек бирәчәк ", - дип сөйләде Гыйсмәтов.

Министр урынбасары сүзләренчә, инде хәзер хакатоннар кысаларында стартапларның саны шактый зур булуы сизелә. Мондый барлык фирмаларга да дәүләт ярдәме таләп ителми.

Инвесторлар өчен җитәрлек дәрәҗәдә кызыклы булган яңа компанияләр дә бар. Ул искә төшергәнчә, "Цифрлы икътисад" милли проекты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте 2024 елга кадәр программа продуктлары булдыру өчен якынча 20 млрд сум бүлеп бирәчәк. Компанияләр елына 250 млн сумга кадәр акча ала алачак, әмма үз чыгымнары суммасының 50% тан артыгы түгел. Шулай ук яңа продуктлар прототипларын эшләүгә стартапларга грантлар бирү һәм аларны базарга чыгару каралган.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев