Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 470 санкциясез чүплек табылган һәм шуларның 70 проценты бетерелгән

ТР Экология министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, шимбә өмәләре республиканың бөтен муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә уза.

Татарстанда санитар-экология ике айлыгы башыннан 470 санкциясез чүплек табылды, шуларның 70 проценты юк ителде дип ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков әйткән. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасында санитар-экология ике айлыгы барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсен барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

ТР Экология министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, шимбә өмәләре республиканың бөтен муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә уза. Беренче шимбә өмәсе Казанда 2 апрельдә "Имәнлек" урман паркында үткәрелде.

"Барлыгы республикада санитар-экология ике айлыгы башыннан 470 санкциясез чүплек табылды, шуларның 70 % юк ителде. Күбесенчә алар 30 кв. метрдан ким мәйдандагы чүплекләр иде", дип сөйләгән министр.

Казанда чүптән 550 йорт алды территорияләре, 130 иҗтимагый транспорт тукталышы җыештырылды, парклар, скверла һәм бакчаларны чистарту эше алып барыла. 28 апрель көненә "Парк геройлары" шимәбә өмәсен үткәрү көтелә. Әлеге өмәнең үзенчәлеге чүпләрне аерып җыю булачак.

Санитар-экология ике айлыгы кысаларында 1542 табигатьне саклау законнарны бозу теркәлде, 899 беркетмә төзелде, дип хәбәр итте Александр Шадриков.

Республикада шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары белән бергә табигатьне саклау өлкәсендәге чаралар турында халыкка хәбәр итү эше алып барыла. Барлыгы 33 сюжет һәм 295 мәкалә чыккан.

Александр Шадриков сүзләренчә аеруча катлаулы проблема - зиратларда санкциясез чүплекләрне ачыклау. Ул билгеләгәнчә, зиратлар территорияләреннән җыелган чүпләр чыгарылмаган.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, шәһәрләр һәм районнар территорияләрен чистарту, санкациясез чүплекләрне юк итүгә аеруча игътибар итәргә кирәк. Без җыймасак, кем җыйсын аны, диде ТР Президенты. 

Фото: https://pixabay.com | RitaE

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев