Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 8 миллион сумга ике «Кванториум» мобиль технопаркы барлыкка киләчәк

Мобиль парк Чаллы һәм Алабугадагы стационар технопарклар базасында булдырылачак.

Татарстанда 8 миллион сумга ике «Кванториум» күчмә технопаркы булдырырга ниятлиләр. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган.

Карар нигезендә, күчмә станция 1,54 миллион сумлык «Газель-Некст» һәм 1,8 миллион сумлык Buisness Van трейлерыннан гыйбарәт булачак. Моңа шулай ук иминиятләштерү, кышкы шиннар, фаркоп, автомобильне брендлаштыру, мебель һәм саклау-стоянка рәвешендәге опцияләр дә (гомуми күләме – 587 мең сум) өстәлә.

«Без әлегә бу „Газель“ яки „КАМАЗ“ булыр дип уйлыйбыз. Аларны быел ук файдалануга тапшырырга ниятлибез», - дип хәбәр иттеләр Әлмәт шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркыннан.

Базаның эчендә «Кванториум» балалар технопаркларына туры килә торган эш өстәлләре һәм җиһазлар урнаштырылачак.

Күчмә технопарклар Минзәлә, Менделеевск, Зәй, Сарман, Актаныш, Әгерҗе, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Мамадыш һәм Чистай районнарына хезмәт күрсәтәчәк. 2020 елда аларда ике меңнән артык кешене өйрәтергә ниятлиләр. 

Фото: tatarstan.ru архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X