Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 900 км чамасы юлны тоталь контроль системасының йөз камерасы күзәтеп тора

Дәүләт автоинспекциясендә республикада тоталь контрольнең яңа системасы үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Татарстанда 900 километрдан артык федераль трассаны тоталь контроль системасының йөз камерасы күзәтеп тора. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Өч федераль трассада: Мәскәү – Уфа, Казан – Оренбург һәм Казан – Ульяновск юлларында бүген йөз камера урнаштырылган. Алар автомат режимда эшли һәм 924 километр озынлыктагы 290 юл участогын контрольдә тота.

Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсендә хәбәр итүләренчә, датчиклар үзара берләштерелгән һәм урнаштыру урынында тиз арадагы тизлекне дә, уртача тизлекне дә терки. Алар шулай бөтен трасса дәвамында озын һәм өзлексез контроль зоналары барлыкка китерерлек итеп урнаштырылган.

Шул рәвешле, тоталь контроль системасы ваемсыз йөртүчеләргә тизлекне арттырырга мөмкинлек бирми.

«Яңа комплекслар транспорт чараларын җиңел һәм йөк машиналарына аера, шулай ук бер үк вакытта шул ук һәм каршы юнәлештә дә фиксация ясый», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га республика ЮХИДИ идарәсендә. 

Фото: архив tatar-inform

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X