Татарстанда ачык һавада кино күрсәтергә рөхсәт иттеләр
Яңалыклар

Татарстанда ачык һавада кино күрсәтергә рөхсәт иттеләр

65 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар өчен мәҗбүри изоляцияне 9 августка кадәр озайттылар.

ТР Министрлар Кабинеты карары буенча 27 июльдән Татарстанда ачык мәйданчыкларда — паркларда, скверларда һәм яр буйларында кино күрсәтү рөхсәт ителә.

Моннан тыш, документта 65 яшьтән өлкәнрәк затлар өчен мәҗбүри изоляция режимы 9 августка кадәр озайтылуы турында әйтелә. 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев