Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ана капиталы акчасы белән балалар бакчасы өчен түләүчеләр арткан

Дүрт меңгә якын гаилә ана капиталы акчасы белән балалар бакчасы һәм ясле өчен түләгән.

Татарстанда ана капиталы акчасы белән балалар бакчасы өчен түләүчеләр саны арткан. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина әйтте.

Аның сүзләренчә, Пенсия фонды “ана капиталы”н балаларны укытуда файдалану буенча 16 меңнән артык гариза кабул иткән.

Акчаны белем бирү хезмәтләре өчен кулланырга теләүчеләр артуы 2018 елда чикләүләр гамәлдән чыгарылуы белән аңлатыла, дип әйтте белгечләр. Элек балалар бакчасы өчен түләүдә өч еллык чикләү булса, хәзер гаиләләргә бу акча сертификат рәсмиләштерелүгә үк юллана.

Татарстанда дүрт меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балалар бакчасы һәм ясле өчен түләгән. “Акчаны хосусый балалар бакчасы өчен түләүгә, шулай ук баланы карау хезмәтләре өчен дә юнәлтергә ярый, тик моның өчен оешманың шушы хезмәтләрне күрсәтүгә лицензиясе булуы шарт”, - дип аңлатты Асия Вәлиуллина.

Ул ана капиталы акчасын гаиләдәге олырак балаларның укуы өчен дә кулланып булуын искәртте.

Фото: https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев