Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда атна ахырында кар һәм кырау көтелә

Бу атнада Татарстанда тотрыксыз һава торышы күзәтелә. Яңгырлар, җилнең көчәюе фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

1 майда  бераз яңгырлар күзәтелә. Җил 15-18 метрга кадәр көчәя. Төнлә термометр баганалары 7-12 градус күрсәтәчәк, ә көндез 12-17 градуска кадәр җылы була.

2 майда, пәнҗешәмбе көнне, бераз яңгыр фаразлана. Төнлә температураның 1 градустан 6 градуска кадәр түбәнәюе хәбәр ителә. Көндез 9дан 14 градуска кадәр җылы була.

Җомга һәм шимбә көннәрендә яңгырлар явачак, ә төнлә һәм иртән урыны белән кар булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы 0-4 градус тирәсендә булачак, урыны белән -1 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез термометр баганалары 6-11 градустан югары күтәрелмәячәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-atna-axyrynda-kar-ham-kyrau-kotela-5886927

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев