Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ау җәнлекләренең исәбен алалар

Бу эшне башкару өчен республика территориясендә гомуми озынлыгы 16353 чакрым тәшкил иткән 1575 маршрут буйлап узарга ниятлиләр.

1 гыйнвардан 28 февральгә кадәр Россиядә ау җәнлекләренең кышкы маршрут исәп алуын үткәрәләр.

Татарстанда поши, кыр кәҗәсе, кабан дуңгызы, селәүсен, төлке, бүре, карсак, сусар, ас, тиен, көзән, куян, боҗыр, көртлек, суер һәм соры кыр тавыгының исәбен алачаклар, дип хәбәр итә ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты.

Бу эшне башкару өчен 2018 елда республика территориясендә гомуми озынлыгы 16353 чакрым (шуның 3312 чакрымы – урманнар аша) тәшкил иткән 1575 маршрут буйлап узарга ниятлиләр.

Фото: Рамиль Гали

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев