Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда аварияләр күп булган трассалар исемлеге билгеле

Татарстан буенча эчке эшләр министры юл-транспорт һәлакәте күпчелек очракта каршы як полосага чыгу аркасында булуын әйтте.

Татарстанда аварияләр күп булган трассалар исемлеге билгеле. Алар — Казан — Оренбург, Казан — Ульяновск һәм Йошкар-Ола — Яшел Үзән. Бу хакта Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин Татарстан Хөкүмәте Йортында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында сөйләде.

Хохорин 2019 елның 11 аенда трассаларда юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны 14 кешегә артуын әйтте.

«Казан — Оренбург, Казан — Ульяновск һәм Йошкар-Ола — Яшел Үзән автомобиль юлларында юл-транспорт һәлакәтләре саны арту теркәлгән. Авария еш кына каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыга, бигрәк тә ике полосалы хәрәкәт булган участокларда», — дип ачыклык кертте Артем Хохорин.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Казан — Оренбург трассасын билгеләп үтте, анда каршы як полосага чыгу аркасында 29 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 23 кеше үлгән.

Артем Хохорин трассаларда аварияләр санын киметү өчен юлларның куркыныч участокларында юлны коймалар белән бүләргә тәкъдим итте.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев