Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Балалар онкология үзәге һәм тугыз ФАП төзергә планлаштыралар

2019 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 15 балалар поликлиникасы ремонтланды.

Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 2020 елда тугыз яңа фельдшер-акушерлык пункты һәм балалар онкологиясе үзәге төзү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Миңнеханова сөйләде.

«Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» һәм «Балалар сәламәтлек саклау системасын үстерү» федераль программалары Татарстанда тугыз яңа ФАП һәм Балалар онкологиясе үзәген төзүне күздә тота», – дип аңлатты матбугат хезмәте җитәкчесе.

2019 елда әлеге илкүләм проект буенча Татарстанда бер ФАП төзелде һәм 15 балалар поликлиникасы ремонтланды. Фельдшер-акушерлык пункты Лаеш районында төзелде.

Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә эшләнгән «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Аның төп бурычлары - эшкә яраклы халыкның үлем санын 100 мең кешегә 350 очракка кадәр киметү, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр санын 100 мең кешегә 450 очракка кадәр киметү, яман шешләрдән үлүчеләр санын 100 мең кешегә 185 очракка кадәр киметү.

Фото: архив/Александр Эшкинин

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев