Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Татарстанда бер ел эчендә 930 ятим баланы торак белән тәэмин итәчәкләр

Төзекләндерелгән торак биналар Саба, Казан, Чаллы, Чистай, Түбән Кама, Нурлат, Лениногорск, Кукмара, Лаеш, һәм Тукай районнарында сатып алынган.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйтүенчә, Татарстанда быел 930 ятим баланы торак белән тәэмин итәргә планлаштыралар.

«Федераль программада катнашып, узган ел ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен 600 торак урыны булдырылды. Хәзерге вакытта фатирларга 18 яшькә җиткән 2 меңгә якын кеше мохтаҗ. 14 яшьтән башлап торакка мохтаҗ балалар саны - 3 меңнән артык», – диде ул Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында.

Төзекләндерелгән торак биналар Казан, Чаллы, Чистай, Түбән Кама, Нурлат, Лениногорск, Кукмара, Лаеш, Саба һәм Тукай районнарында сатып алынган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ber-el-ecenda-930-yatim-balany-torak-belan-taemin-itacaklar-5875995

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев