Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда бер тәүлектә Covid-19 инфекциясенең 75 яңа очрагы расланды

Татарстанда коронавирус диагнозы куела башланганнан бирле 1698 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә — 246.

Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19 коронавирусы белән авыруның 75 яңа очрагын ачыклаган, шуларның берсе генә читтән кергән. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«24 кеше хастаханәгә озатылган. 51 кеше өйдә дәвалана, аларда авыруның җиңел яки билгеләре булмаган формасы», — диде Лилия Галимова.

Авыруларның күбесе, 31 кеше 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге төркемгә керә, икенче урында — 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге кеше (16 кеше).

Узган тәүлектә, элеккечә авыру очракларының күбесе Казанда (24 кеше) теркәлгән. Икенче урында — Чаллы (23 кеше), өченче — Түбән Кама (7 кеше).

Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 1698 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә - 246.

 

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган унынчы кеше вафат булды.

Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Казанда 1963 елда туган кеше вафат булды. Ул 13 майдан дәваланган. Анда яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы булган», — диде Галимова.

Аның сүзләренә караганда, ир-атның хроник авырулары да булган, шул исәптән: көчле миелобласт лейкозы, авыр дәрәҗә тромбоцитопия, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш җитмәү. Диагноз экспертиза белән расланган.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 75 яңа очрагы ачыкланган. Казанда-24, Чаллыда - 23. Татарстанда коронавирус диагностикасы башланганнан бирле 2621 кешедә авыру ачыкланган. 1698 кеше дәваланган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев