Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда беренче баласын тапкан 500ләп әни кешегә пособие билгеләнгән

2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан яки уллыкка алган әниләргә ай саен 8490 сум түләнәчәк.

Республикада беренче баласын тапкан 490 әни кешегә пособие билгеләнгән. Бу хакта Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Айлык түләүгә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласын тапкан яки уллыкка алган хатын-кызлар хокуклы. Быел әлеге әниләргә айлык түләү күләме 8490 сумны тәшкил итә.

Татарстанда яшәүче беренче баласын тапкан әниләр түләүләр буенча республика районнарының социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итә ала. 
Закон тарафыннан айлык түләүне билгеләү өчен, бала туганнан соң ярты ел дәвамында мөрәҗәгать итү мөмкинлеге каралган. Бала тууга килсәң, акча бала туганнан башлап биреләчәк. Ярты ел узганнан соң мөрәҗәгать иткәндә, ул шушы вакыттан гына түләнәчәк.

Пособие түләү бер елга билгеләнә. Аны озайту өчен, яңадан социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев