Саба таңнары

Татарстанда Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборы булачак

Р.Миңнеханов шул хакта Указ имзалады

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген, 4 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында"гы Указны имзалады.

Указ буенча, традицион дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм килешүне ныгыту максатыннан, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселманнар дини оешмалары, Россия мөселманнары шурасы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Болгарда "Болгар ислам академиясе" фәнни-мәгърифәти һәм дини-мәгърифәтчелек мөселман үзәген булдыру һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе һәм Казан шәһәре мэриясенең Казан Богородица монастыре комплексы кысаларында Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру инициативалары хупланды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына 2015 елның 31 декабренә кадәр Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру буенча чаралар планын эшләү һәм раслау йөкләнде.

Планда Идел буе Болгарында Исламны рәсми кабул иткән көнгә, 2016 елның 21 маена, Болгар ислам академиясен төзү урынына һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборы булачак урынга, Казан Мәрьям Ана иконасын алу көненә, 2016 елның 21 июленә, истәлекле таш салу чараларын оештыру каралырга тиеш.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан юридик һәм физик затлар, җәмәгать һәм дини оешмалар бу проектларны чынга ашыру өчен хәйрия акчасы җыюда ярдәм итү чараларын эшләячәк.

ТР Президентының бу Указын чынга ашыру кысаларында, Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыруга өлеш керткән юридик һәм физик затларның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, истәлекле китап һәм мемориаль билге кую каралырга тиеш.

Указ имзаланган көннән үз көченә керә.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/04/115226/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 января 2018 в 18:59
    28.01.2018 Байлар СабасындаTimerman сериясенең беренче чаңгы ярышы
  • 22 января 2018 в 10:26
    «Халкым минем» тапшыруы — Марий Эл
  • 22 сентября 2017 в 12:09
    Газетабызның 22 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Стеновые и перегородочные керамзитовые блоки, канализационные кольцы, перемычки, брусчатка, бордюры, фундаментные блоки. Тел.:8(84364)39-7-42,89274305254. Прицеплар сатыла. Тел.:89173974817. Кыйбат бәядән металлолом җыябыз. Килеп алабыз. «КамАЗ»- манипулятор.Тел.:89274054649, 89272434977. Сатышевская «Стройбаза»: Автоматические ворота, пиломатериалы,...
  • 20 сентября 2017 в 06:41
    Газетабызның 20 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Бетон, раствор. Доставка. Тел.:89274299800. Нәселле үгезбозаулар сатабыз. Тел.:89867120699. Откосные материалы в нарезку. Тел.: 89173993893. Сабинские окна Таш, ком, ПГС, вак таш, карер комы, торф. Тел.:89377728345,Эльмир. Бозаулар 1200.Тел.:89393371247. Ит токымлы үгезләр,...
  • 15 сентября 2017 в 16:56
    Игътибар! Эшкә чакырабыз! "Саба таңнары" редакциясенә компьютерны яхшы белүче web редактор чакырыла. Белешмәләр өчен телефон: 2-30-58