Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда бөртекле культуралар чәчүлекләрендә пьявицалар үрчи башлаган

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы үсемлекләрне яклау бүлеге хәбәр итүенчә, фитосанитар мониторинг үткәргәндә бөртекле культуралар чәчүлекләрендә пьявицалар барлыкка килүе ачыкланды.

Республика территориясендә зәңгәр төстәге пьявицалар өстенлек итә, сирәк кенә кызыл түшлеләре дә очрый.

Коңгызның озынлыгы 4 - 4,8 мм, гәүдәсе озынча, канат асты яшкелт-зәңгәр металл төсендә. Аркасының алгы ягы һәм аяклары кызыл төстә, тәпиләре һәм антенналары кара; канат асларында төгәл рәтләр булып нокталар төшкән. Кортларының (личинкаларының) озынлыгы 6-7 мм, сары төстә, суалчансыман, өсте куе коңгырт лайла белән капланган, корсак асты кабарып тора; күкрәк өлешендә өч пар аягы бар.

Личинкалар үсеше дүрт өлештән тора, алар төрле бөртекле культураларның яфраклары белән тукланалар һәм 14 көннән туфракка төшәләр. Июньдә - июль башында яшь коңгызлар барлыкка килә, алар, өскә чыгып, бөртеклеләр кыягы белән туклана башлыйлар. Личинкалар, яфракның җепселләренә тимичә, аларның йомшак урыннарын ашыйлар. Зарарланган яфраклар яшелләре арасында озынча аксыл полосалар белән аерылып тора. Личинкалар күп булганда, зарарланган яфрак ак төскә керә. Артык күп зарарланганда, яфраклар кибә, ашлыкның массасы кими һәм уңыш та түбән була.

Мондый зарарлы тәэсир итү ашлык сабаклану фазасыннан башлана һәм башаклану вакытына кадәр дәвам итә.

Корылык елларында пьявицадан килгән зыян аеруча куркыныч, чөнки туфракта дым җитмәгәндә, коңгызлар һәм личинкалар китерә торган зыянга үсемлекләр күбрәк бирешә, алар хәтта башакланмый калырга да мөмкин.

Икътисадый зыян чиге (ЭПВ)

Культураларның үсеш фазасы

Икътисадый зыян чиге

(ЭПВ)

Сабан культураларының көпшәләнү (башаклы сабакка әверелү) чоры

Сабакта 0,5-1 личинка яисә яфрак өслегенең зарарлануы - 15%

ЭПВ артып киткәндә, 1.2584-10 СанПиНның 2.19 пункты таләпләренә таянып, «Россия Федерациясе территориясендә куллануга рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар исемлеге» нигезендә түбәндәге препаратлар белән инсектицид эшкәртүләр үткәрергә кирәк: Каратэ Зеон, МКС; Гладиатор, КЭ; Самум, КЭ; Сирокко, КЭ; Диметоат, КЭ яисә башка препаратлар.

Үсемлекләрне эшкәрткәндә куллану регламентын, шәхси гигиена һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәү таләп ителә.

Инсектицидлар белән эшкәрткәндә үсемлекләрнең иммунитетын арттыру өчен микробиоашламалар, микроашламалар һәм үсеш регуляторларын өстәргә кирәк.

Фото: rshc.tatarstan.ru

Чыганак: rshc.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев