Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда буран, бозлавык һәм атмосфера басымының кискен үзгәрүе көтелә

Татарстанда якын көннәрдә атмосфера басымының кискен үзгәрүе белән бәйле тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Татарстанда буран, бозлавык һәм атмосфера басымының кискен үзгәрүе көтелә

Фото: «Татар-информ»

Бүген, 24 октябрьдә, республикада айлык норманың яртысы кадәр явым-төшем булырга мөмкин. Яңгыр, кар, җепшек кар һәм томан фаразлана. Секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил булырга мөмкин. Һава температурасы төнлә -1..+4 градус тәшкил итәчәк, көндез көньякта +5..+10 градуска кадәр кыска вакытлы җылыну көтелә. Кичкә бөтен республика буенча һава −3..+2 градуска кадәр суына. Шуңа бәйле рәвештә көндез һәм кичен юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

25 октябрьдә циклон көнчыгышка китә һәм Татарстанга югары атмосфера басымы йогынтысы таралачак. Җил төньяктан, төнлә республиканың көньягы һәм көнчыгышында кар, урыны белән буран булырга мөмкин, әмма көндез явым-төшемнәр көтелми. Термометр баганалары төнлә -6..-1 градуска кадәр һәм көндез -2..+2 градус күрсәтәчәк. Синоптиклар юлларны кар басу һәм бозлавык турында кисәтә.

26 октябрьдә явым-төшем ихтималы кими, әмма температура тәүлек дәвамында алдагы көндәге кебек булачак.

27 һәм 28 октябрьдә һава торышы үзгәрмәс дип фаразлана. Явым-төшемнәр ихтималы аз. Температура төнге сәгатьләрдә -8..-3 градуска кадәр, ә көндез -3..0 градуска кадәр көтелә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-buran-bozlavyk-ham-atmosfera-basymynyn-kisken-uzgarue-kotela-5878131

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев