Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда өч сабый ике көн әниләре мәете янында яшәгән

Бөгелмәдә 25 яшьлек Лилия Гадееваны фатирында үлгән килеш тапканнар. Ана янында өч баласы да булган. Алары исән. Иң кечкенә улына әле бер ай да юк. Ике яшьлек кызы целебраль параличлы. Олы улына 4 яшь. Ашамыйча, бер йотым сусыз ике көннән артык үлгән әниләре гәүдәсе янында яшәгән бу сабыйларның исән калулары могҗизага тиң.

Бу вакыйга бөгелмәлеләрнең теленнән төшми. Гадеевлар гаиләсен белгәннәр дә, белмәгәннәр дә якыннарының кайгысын уртаклаша. Хәер, Лилиянең дусларыннан кала беркеме дә юк бугай. Ул Бөгелмә балалар йортында тәрбияләнгән. Әбисе исән. Тик алар күптән аралашмый. Социаль челтәрдә дуслары Лилиянең якты истәлегенә аерым төркем булдырганнар. Кайбер мәгълүматны шул төркемдәге танышларыннан белештек. Күбесе Лилиянең үлемендә аның сөяркәсен гаепли. Бу ир-атны психик яктан тотрыксыз, кызны гел кыйнаган диючеләр дә бар.

Бөгелмәдә ата-анасыз авыр хәлдә калган балаларга ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Лилияне яхшы хәтерли. Баштарак бу балалар йорты булган. Лилия шунда тәрбияләнгән.

– Яхшы укымады, бик әйбәт, акыллы, тәртипле дип тә әйтә алмыйм. Шулай да спорт ярышларында актив катнаша иде. Йөгерү буенча урыннар алганы бар. Кызганыч, балалар йортыннан киткәч, аңа спорт кирәк булмады. Тугызынчы сыйныфны тәмамлап аш-су белгечлегенә укырга керде. Училище тәмамлады, – дип сөйләде исемен күрсәтмәвебезне үтенеп, үзәк хезмәткәре.

Бөгелмә районының эчке эшләр бүлегенә дә шалтыраттык. Анда да әллә ни артык мәгълүмат бирергә теләмиләр. Шулай да балигъ булмаган яшьләр эшләре буенча инспектор Елена Москвичова аңлатма бирде:

 

- Безгә хәбәр булгач, социаль яклау бүлеге, гадәттән тыш хәлләр идәрәсе белгечләре белән күрсәтелгән адрес буенча бардык. Фатирга кердек. Лилия Гадееваның үле гәүдәсе табылды. Аның янында өч бала да бар иде. Безнең исәпләүләр буенча, алар мәет янында ике көннән артыграк яшәгәннәр. Бу җинаятьтә гаепләнүче кеше тоткарланды, вакыйга буенча тикшерү эше дәвам итә, – диде ул “ШК” га.

“Балалар нинди хәлдә иде?” дигән соравыбызга инспектор: “ Ике көн сусыз торган балаларны нинди хәлдә дип күзаллыйсыз соң, иң кечкенәсе 6 октябрьдә генә туган”,- дигән җавап белән чикләнде. Хәзер сабыйлар Бөгелмә хастаханәсенә урнаштырылган. 4 яшьлек малай йогышлы авырулар бүлегендә, ике яшьлек авыру кыз белән яңа туган сабый балалар медицина учреждениесендә дәвалана.

– Балалар өчен борчылмагыз. Мәрхәмәтле кешеләр ярдәм итә. Җиләк-җимешен, йогуртын, памперс ише кирәк-яракларын китереп торалар. Баштарак олы малай фаҗига хакында еш сөйли иде, психологлар, табиблар ярдәме белән стресстан акрынлап котыла, хәле канәгатьләнерлек, – диделәр Бөгелмә үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре.

Бөгелмә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, Лилия Гадеева, күп балалы ана буларак, пособиеләрен дә рәсмиләштерергә өлгермәгән булган.

 

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев