Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда өч яңа нефть ятмасы ачылган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» директорлар советы утырышын үткәрде.

«Татнефть» ГАҖ геологлары 2019 елда Татарстанда өч яңа нефть ятмасы (Каневское, Усы һәм МЮД) ачкан. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка нефть компаниясенең директорлар советы утырышында шулай дип белдерделәр. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татнефть» төркеме буенча чыгарыла торган нефть запасларының көтелгән гомуми үсеше 45,1 миллион тонна тәшкил итә, 2019-2022 елларда запасларның үсеш күрсәткечләре 2030 елга кадәрге Стратегия белән чагыштырганда 2,9 мәртәбә арттырылган», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

2019 елда «Татнефть» төркеме нефтьчеләре 26 скважина (шуларның 23е – Татарстаннан читтә) бораулаган, алар барлыгы 68,2 мең метр җир казыган. Уңыш коэффициенты 73 процент тәшкил иткән.

«Татнефть» директорлар советы утырышында шулай ук 2019 елның унбер аенда компания бюджетының үтәлеше нәтиҗәләрен карадылар, компаниянең 2020 елның гыйнвар ае һәм беренче кварталына бюджетын расладылар.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев