Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда өч яшькә кадәрге балаларга 5 мең сум акча алу өчен гаризалар кабул ителә

Гражданнарга гаризаны алдан ук тутырырга киңәш итәләр, аны күпфункцияле үзәкнең рәсми сайтыннан алырга мөмкин.

Татарстанның күпфункцияле үзәге өч яшькә кадәрге балаларга 5 мең сум күләмендә акча алу өчен гаризалар кабул итә башлады. Гариза тапшыру өчен алдан кабул итүгә язылырга кирәк. Бу турыда Татарстанда күпфункцияле үзәк матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда күпфункцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова сүзләренчә, яшәү урыны белән бәйле булмаган теләсә кайсы офиска мөрәҗәгать итәргә мөмкин. «Хезмәт экстерриториаль принцибы буенча бирелә, — диде ул. — Кабул итү вакытын кыскарту өчен һәм үзәк бинасында мөрәҗәгать итүчеләр күп җыелмасын өчен, гаризаны алдан ук тутырырга киңәш итәбез. Аны безнең рәсми сайтта «Документлар формасы һәм үрнәкләре» бүлегендә алырга мөмкин».

Күпфункцияле үзәктә мөрәҗәгать итүчегә паспорт, баланың туу турында таныклыгын күрсәтергә кирәк. Мөрәҗәгать итүченең вәкиле килгән очракта, нотариус раслаган ышанычнамәне, шулай ук акча күчереләчәк мөрәҗәгать итүченең счеты реквизитларын тапшырырга кирәк.

Моннан тыш, мөрәҗәгать итүченең һәм баланың СНИЛСын (әгәр ул инде рәсмиләштерелгән булса) күрсәтергә тәкъдим ителә. Күпфункцияле үзәк офисларында хезмәт алу өчен Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында яки 8 (843) 222-06-20 номеры буенча call-үзәккә шалтырату аша язылырга кирәк. Шулай ук call-үзәктә түләү буенча барлык кирәкле мәгълүматны алырга мөмкин.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев