Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда чүп яндыру заводы юл төзелешенә 44 млн сум акча тотылачак

Эшләрне 2019 елның 2 декабренә кадәр төгәлләргә планлаштыралар.

Тиздән Татарстанның Яшел Үзән районы Осиново авылында барлыкка киләчәк чүп яндыру заводы юл төзелешенә 44 миллион сум акча тотылачак. Тендер буенча заказ бирүче - РТ Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Татарстанның юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү баш идарәсе. Бу хакта Дәүләт сатып алулары сайтында хәбәр ителә.

«Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районында каты коммуналь калдыкларны термик зарарсызландыру буенча заводка (Россия, Татарстан Республикасы) автомобиль керү юлын төзү», — диелгән хәбәрдә.

Юл төзүдән тыш, эшчеләр юл кырыйларын ныгыту, газон, парковкалар урнаштыру, ясалма корылмалар кую, юл билгеләре урнаштыру, юл тамгалары ясау һәм агачлар утырту белән шөгыльләнергә тиеш булачаклар.

Заводка баручы 1,3 км озынлыктагы юл төзелешенә республика бюджетыннан акча бүлеп биреләчәк. Эшләрне 2 декабрьгә кадәр төгәлләргә ниятлиләр.

Фото: https://pixabay.com | Painter06

http://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев